Танылган сәяхәтче Иван Ширяев Яшел Үзән янгын гарнизонында булды.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

«Россиянең барлык 1122 шәһәрендә булырга!"- шундый максат белән җиде ел дәвамында танылган сәяхәтче Иван Ширяев автостоп белән ватаныбызның гаять зур һәм кечкенә шәһәрләрен йөреп чыга. Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре 603нче булды «Камышлы сәяхәтче »исемлегендә. Һәм монда ул традиция буенча янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрендә тукталды.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре дә Иван Ширяевны чын кунакчыл кабул иттеләр. Сәяхәтчене Яшел Үзән шәһәренең тарихы белән таныштырдылар, җирле Истәлекле урыннарны күрсәттеләр. Хөрмәтле кунак өчен махсус 52 янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия оештырдылар.

Хәзерге вакытта Иван Ширяев республикабызның киләсе шәһәре – Әлмәт шәһәренең истәлекле урыннарын өйрәнә. Татарстан буенча сәяхәтен ул 6 июльгә кадәр тәмамларга планлаштыра.

Резеда Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International