Һөнәри осталык буенча «WORLDSKILLS KAZAN 2019» дөнья чемпионаты алдыннан конкурсантлар авылында янгын сүндерүчеләрнең һәм объектның хезмәт күрсәтүче персоналының янгын чыкканын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча үзара бәйләнешен эшкәртү буенча өйрәнүләр узды. Шулай ук студентлар шәһәрчегенең ирекле янгын сүндерү командасы әгъзалары да янгынны бетерү буенча гамәли күнекмәләр алды.
Өйрәнүләр риваяте буенча янгын 1 нче корпусның 6 нчы катында булган. Янгын нәтиҗәсендә алты кеше өчен чыгу юлы өзелгән. Бу бинада калган барлык кешеләр, ә алар барысы 53 кеше иде, мөстәкыйль эвакуацияләнде.
Кешеләрне уңышлы эвакуацияләүдә бинада вакытында ике телдә стандарт булмаган хәл турында хәбәр итү дә зур роль уйнады. Вахтада эшләүчеләр дә тиз һәм дөрес эшләгән, аларның бурычына җитәкчеләрне хәбәр итәргә һәм янгын сакчылыгына шалтырату кергән.