Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе «Коткару йолдызы» III Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр героик-патриотик фестиваленең беренче этабын башлап җибәрде. Фестивальнең тематикасы - «Россия ГТХМ: батырлык-намус-коткару», «Коткару геройларына багышлана».
Фестивальдә 7-18 яшьлек белем бирү оешмалары укучылары, балалар түгәрәкләре, секцияләр һәм башка иҗат коллективлары катнаша ала. Катнашу индивидуаль һәм коллектив булырга мөмкин, ирекле булып тора һәм бушлай гамәлгә ашырыла.
Фестивальнең I этабы 2019 елның июнь-август айларында үткәрелә, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә оештырыла. Гаризалар һәм эшләр электрон почта аша кабул ителә, ovripo@mail.ru «Коткару йолдызы» тамгасы белән 2019 елның 25 июленә кадәр.
Фестиваль түбәндәге иҗади конкурсларны үз эченә ала:
1. Рәсем иҗаты конкурсы.
2. Әдәби иҗат конкурсы.
3. Музыкаль иҗат конкурсы.
4. Хореография иҗаты конкурсы.
5. Сәхнә иҗаты конкурсы.
Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә фестиваль тематикасына туры килергә тиеш. Һәр эшкә электрон рәвештә гариза бирелә.
Элемтә өчен телефоннар: Алена Лазарева (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең кадрлар һәм тәрбия эшләре бүлеге белгече) 8(843) 221-61-70.
Лера Акчурина (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең кадрлар һәм тәрбия эшләре бүлеге белгече) 8 (843) 288-46-14.