ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

26 августта 16.49 сәгатьтә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КХИҮнә «112» системасы буенча Казан шәһәре, Константиновка бистәсе, Привольная ур., 4А адресы буенча "Балалар җире" шәхси балалар бакчасының түбәсе януы турында хәбәр килде. 17.16 да-ачык яну бетерелде. Зыян күрүчеләр юк. Балалар бакчасында 2 тәрбияче һәм 14 бала бар иде, мөстәкыйль рәвештә чыктылар.

Яңа уку елы инде тау артында түгел һәм тулы куәтенә мәктәпләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү бара. Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына вакытында әзерләү максатыннан, әлеге эш июль ахырында ук башланган иде.

25-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак һәм ишегалды корылмаларында-5 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


23
август, 2019 ел
җомга

Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча зайонара бүлек башлыгы Альберт Тимерханов, 2019 елгы урып-җыю чорында янгыннарны кисәтү максатыннан, «Август-Мөслим» ҖЧҖ комбайнчылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

22-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 19 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм ишегалларында – 3 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә «Коткару йолдызы» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты героик-патриотик фестиваленә йомгак ясадылар. Фестивальнең I этабында җиңүчеләрне оештыру комитетында 1 августтан 9 августка кадәр билгеләделәр. Беренче этапта бөтен Татарстан Республикасыннан 78 конкурсант катнашты.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Август ахырында бөтен республика буенча традицион рәвештә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерәләр. Уртак комиссияләр эшендә даими рәвештә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш инспекторлары катнаша. Төп максат-якын арада республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә парта артына утырган балаларның иминлеген тәэмин итү.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең 115 нче номерлы "Йолдызчыклар" муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә рәсем ясау көне узды, ә ул янгын куркынычсызлыгын өйрәтүгә багышланган иде.

Яшел Үзән балалар хастаханәсендә янгын-коткару гарнизонының хезмәткәрләре Янгын-тактик күнегүләрне үткәрделәр. Тренировкаларның максаты – янгын бүлекчәләренең һәм хастаханә медперсоналының шартлы янгынны сүндерү буенча шәхси составының уртак гамәлләрен эшләү.

20-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм ишегалларында – 4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International