Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 1 октябрендә, көн дәвамында, «Татарстан - Новый век» телевизион каналы, 1 мультиплекс (РТРС-1) эфир телевидениесе һәм радиотапшыруларының санлы каналлары трансляцияләре башланачак. Хәбәр тексты: «Внимание! Проводится проверка системы оповещения Республики Татарстан! Внимание! Проводится проверка системы оповещения Республики Татарстан!».

Шулай ук 2019 елның 1 октябрендә 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр транспортта (трамвай һәм троллейбусларда) «ПТV-ТРИОН» халыкка мәгълүмат бирү системасы буенча видеоролик эшләтеп җибәреләчәк.

Аннары 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда «ИДИС» хәбәр итү системасының 18 җайланмасы һәм Югары Ослан муниципаль районында шундый ук 5 җайланма эшли башлаячак. Хәбәр тексты: «Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения».

Шул ук көнне, 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә һәм барлык муниципаль районнарда РСУ-600 һәм РС-300 сөйләм хәбәр итү системаларын урнаштыру эшли башлаячак. Хәбәр тексты: «Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения».

Шуның белән бергә, 2019 елның 1 октябрендә 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр мондый зур куркыныч-җитештерү объектларында ЕДДС аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырылачак.

Казан шәһәрендә:

1.      Казан ТЭЦ-1

2.      ТЭЦ-3 (ПТК-16)

3.      "Газпром Сжиженный газ" ҖЧҖ

Яр Чаллы шәһәрендә:           

1.      Түбән Кама ГЭС

Түбән Кама шәһәрендә:

1. ТЭЦ-1 ҖЧҖ

2. ТЭЦ-2 ҖЧҖ

Шул исәптән, 2019 елның 1 октябрендә 10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр предприятиеләрнең ДДС белән хәбәр итүнең локаль системаларын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Казан шәһәре буенча:

1.      "ТГК-16” ААҖ Казан ТЭЦ-3

2.      Казаноргсинтез «ГАҖ»

3.      «Казанский завод синтетического каучука» ААҖ

4.      «Казанский государственный казенный пороховой
завод» ФКПУ

Яр Чаллы шәһәре буенча:

1.      “КАМАЗ" ГАҖ

2.      Чаллы ТЭЦ

Түбән Кама шәһәре буенча:

1.      «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ

2.      "ТАНЕКО" ААҖ

2019 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә һәм барлык муниципаль районнарда с-40 электросиреналарын сиреналар җибәрмичә тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International