Көзге-кышкы җылылык чоры алдыннан Татарстан Республикасы бүлеге Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрәләр

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Куллану процессында төтен һәм җилләтү каналлары даими рәвештә төрле йөкләнешләргә дучар ителә. Корым, конденсат, кислоталы катламнар, температураның төшүе, шулай ук сыйфатсыз башкарылган өю яки төтен чыгышын монтажлау янгын һәм ис газы белән агулануга сәбәп булырга мөмкин. Мондый проблемаларны булдырмас өчен төтен юлларын даими рәвештә чистартырга гына түгел, ә аларны даими тикшереп торырга кирәк.

Норматив документлар нигезендә, БИЯҖ хезмәткәрләре елга өч тапкыр төтен юлларын тикшерә: беренче тапкыр-җылылык сезоны башланырга бер атна кала, икенче тапкыр-җылылык сезоны уртасында, өченче тапкыр-җылылык сезоны тәмамланганнан соң.

 Җилләтү каналларын тикшерү барышында БИЯҖ хезмәткәрләре тартылу, төтен каналларының чисталыгын, ярыклар һәм җимереклекләрне тикшерәләр. Чираттагы тикшерү барышында Яшел Үзән БИЯҖ белгечләре фатирларда яшәүчеләр белән көнкүрештә куркынычсызлык чаралары турында әңгәмәләр үткәрделәр, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефоннары белән белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International