ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-14 янгын, башка объектлар-6 янгын, йөрү транспорты-1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 8 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 7 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын, башка сәбәпләр аркасында-1 янгын.
ИЯХ бүлекләре эше 1 тапкыр җәлеп ителде.
ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар. Профилактика эшләренә - 13 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.