ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 6 апрелендәге 319 номерлы карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.

    7 апрельдә, язгы ташу хәленә мониторинг ясаганда, оператив төркемнәр Зур Чирмешән елгасында бик күп кар яву сәбәпле, Нурлат муниципаль районының Үрнәк авылы янындагы түбән күпернең юл капламасын су басуын ачыклады.

    Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының шәхси составы «Россия сугышчысына бүләк» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

    8 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре «Гөлчәчәк» балалар бакчасында янгын-куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Балалар янына кунакка 52 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Малышкин һәм янгыннарны профилактикалау бүлегенең өлкән инспекторы Резедә Йосыпова килде. 

2022 ел, 6 нчы апрель вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

    6 апрельдә язгы ташу хәле мониторингы вакытында Зөя елгасында күп кар яву сәбәпле, Буа муниципаль районының Кыят авылы һәм Килдураз авылы янында ике түбән күпернең су басуы ачыкланды. Урынга Буа янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме китте.

    6 апрель иртәсендә Азнакай районы Югары Стәрле авылының Октябрьская урамы, 5 нче шәхси торак йортында янгын чыгу турында хәбәр килде. 

    Кама Аланында 2 нче номерлы балалар бакчасына профилактика визиты кысаларында Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәре Евгений Осенков балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрде.

2022 ел, 5 нче апрель вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

    Бүген республикада быел беренче шартлаткыч эшләр – Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылы янында берлә елгасында булды. Елганың үзәне борылмалы, бөтен торак пункт буйлап уза, ә быел зур булмаган елга төбенә кадәр туңды һәм кар эрегән вакытта авыл кешеләренә шактый проблемалар китерергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International