Бүген Казанда Чернобыль АЭС һәлакәтен бетерүчеләргә Татарстан мемориаль комплексы янында бу вакыйгаларда катнашучылар үзләре генә түгел, һәлак булган татарстанлыларның туганнары, «Юнармия» класс укучылары һәм Бөтенроссия коткаручылар корпусы әгъзалары да җыелды. Шулай ук хәтер митингында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бер миллионнан артык совет гражданы әлеге һәлакәтне бетерүдә катнашкан, шуларның 3,5 меңнән артыгы-Татарстаннан. Татарстаннан хәрби комиссариатлар аша 2700дән артык кеше чакырылган иде.
Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булган һәм вафат булган кешеләр турында бер минут тынлык һәм корал залплары белән искә алдылар. Мактаулы каравыл мемориал кәрҗиненә кызыл розалар салды.