30 апрельдә Россия Янгын сагы көне билгеләп үтелә.
26 апрельдә 35 нче янгын-коткару бүлеге территориясендә янгын бронетехникасына монумент ачылды. Куркыныч машиналар сәнәгать комплексы объектларын саклау буенча хәрби дежурлык алып баралар, ә хәзер үз хезмәтләрен аяусыз стихиягә каршы торуда янгын сүндерүчеләрнең көч һәм куәт символы буларак дәвам итәчәкләр. Түбән Кама халкын һәм кунакларын югары постаменттан Т-55 танкы һәм «Ветлуга»бронетранспортеры каршы ала.
Кешеләрне коткару өчен гомерләрен биргән янгын сүндерүчеләрнең батырлыгына хөрмәт йөзеннән җитәкчеләр ЭКБ-35 территориясендә урнашкан мемориалга чәчәкләр салдылар.
Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафинга Рәхмәт хаты белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Маршал Василий Чуйков» истәлек медале тапшырылды. Бу мактаулы бүләк гражданнар оборонасын ныгытудагы казанышлары өчен тапшырыла.