БИЯҖ һәм ГТХМ хезмәткәрләре балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

    Уку үзәге җитәкчесе Дмитриев Юрий Александрович, укыту буенча инструкторлар Чиняева Наталья Алексеевна, Камалетдинова Гүзәл Радик кызы һәм килешү бүлекчәләренең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәре Җиһаншин Илшат Илгиз улы белән бергә 183 нче номерлы «Уенчык» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр.

    Балалар кызыксынып янгынга каршы тематикага мультфильм карадылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар, табышмаклар чиштеләр һәм кунаклар сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балаларга бүләкләр һәм белешмәлекләр тапшырылды.

    Иртә яшьтән сабыйларга куркынычсызлык кагыйдәләрен сеңдерергә кирәк, чөнки нәкъ менә балачакта салынган янгын куркынычсызлыгы күнекмәләре экстремаль хәлдә тормышны саклап калырга мөмкин. Янгыннарны кисәтү һәм балаларның утта үлүенә юл куймау - мондый шөгыльләрнең төп максаты.

    И. Р. Шакурова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International