Бу хакта КСДИ Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге башлыгы Денис Макеев Казан янында Идел елгасы акваториясе буенча рейд вакытында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, кече судноларның хуҗалары закон таләпләрен үтәүгә күпкә җаваплырак карый башлаган. Сүз 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән Россия Федерациясе су объектларында аз сыешлы суднолардан файдалану кагыйдәләре турында бара.
Исегезгә төшерәбез, Кагыйдәләрнең төп нормалары судоводительнең игътибарын экипажның куркынычсызлыгына юнәлтә. Шәхси коткару чараларын киендерергә кирәк булган шартлар кертелде, шулай ук аларны ничек дөрес киендерергә кирәклеге аныклана.