Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. 17 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
Бүген шундый яхшы теләкләр белән Түбән Заречье пляжында Казан ш. ОСВОД җәмәгатьчеләре һәм Казан ш. Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары пляжда ял итүчеләр өчен һәм “Промышленность һәм экологик куркынычсызлык” факультетында укый торган һәм киләчәктә МЧС сафларына керәчәк КАИ студентлары өчен батучыга ярдәм күрсәтү буенча дәрес үткәрде.
Әлмәт муниципаль районында НГДУ “Елховнефть”нең “Факел” балалар савыктыргыч лагеренда янгын куркынычсызлык буенча укулар булды. МЧС хезмәткәрләре балаларга утның зыяны һәм файдасы турында сөйләде, ут белән шуклык нәтиҗәләре һәм төтен яки янгын килеп чыкканда әти-әни һәм олылар булмаса узеңне ничек тотарга кирәк икәнне турында сөйләште. Янгын сак чакыру номерларын кабатладылар, ут сүндергечне ничек кулланырга икәнен күрсәттеләр һәм ялган чакыруларның зыяны турында сөйләштеләр. Балалар янгын сүндерүчеләрнең сорауларына дөрес һәм ачыклы җавап бирде. Балаларны, шиксез, янгын сүндерүчеләрнең кызыл машинасы сокландырды.
1927 елның 18 июле дәүләт янгын надзорының барлыкка килү датасы дип исәпләнә. Шул көндә ВЦИК СНК РСФСР белән Дәүләт янгын надзоры органнары турында Кагыйдәнамәгә кул куелды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 4 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: уттөртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 31 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр.
Яшел Үзән районында эпизоотиягә каршы берләшкән мобиль даими әзерлек отряд белән “Торак пунктта Африка дуңгыз чума чыганагын табуы, локальләштерүе һәм бетерүе” темасына махсус тактик өйрәнүләр булды. Бу зона тикмәгә генә сайланмады, монда дуңгызчылык тупланып тора, шуңа күрә өйрәнүләрдә җирле кешеләр дә, якындагы авыл башлыклары да булган иде.
Торак секторда янгыннан саклау дәрәҗәсен күтәрер өчен, янгыннар аркасында материаль һәм социаль югалтуларны киметер өчен Татарстан Республикасының Түбән Кама янгынга каршы отрядының Ульяновка һәм Зур Нөркәй авылларын саклау буенча аерым пост эшчеләре бу авылларда халык арасында профилактик рейд үткәрде.
Елның башыннан республиканың иреклеләре янгыннарда өч кешене коткарды һәм янгын сүндерүчеләргә 512 янгынны бетерергә булышты. Узган тәүлек эчендә генә ДПО эшчеләре янгын сүндерүгә алты тапкыр чыкты. Шулай 16 июльдә Чүпрәле районында Матак авылында хосусый бүрәнә мунчаны беренче булып иреклеләр сүндерергә тотынды. 8 минуттан ДПО “Матаки” АЦ-30 цистерна машинасы белән урында булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 88 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 18 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр.
2014 елның 12 июлендә ГИМС хезмәткәрләре көчле җил белән ярдан алып киткән ике урынлы резин көймәдә булган 4 кешене коткарды һәм ярга китерде. Бәлане кичерә торган кешеләрдән хәбәр сәгать 11:06 Лаеш муниципаль районының ЕДДСка “Глонасс” системасы аша килде. Яшьләр көймәне Атабай торак пункты янында кайдан алып кителгәнен якынча координатларын әйтте.