Су коенырга рөхсәт итмичә булмый, ә менә куркынычсызлыкны тәэмин итергә тиешбез

2014 елның 18 июле, җомга

Бүген шундый яхшы теләкләр белән Түбән Заречье пляжында Казан ш. ОСВОД җәмәгатьчеләре һәм Казан ш. Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары пляжда ял итүчеләр өчен һәм “Промышленность һәм экологик куркынычсызлык” факультетында укый торган һәм киләчәктә МЧС сафларына керәчәк КАИ студентлары өчен батучыга ярдәм күрсәтү буенча дәрес үткәрде.

Ял итүчеләргә методик китаплар гына бирелмәде, аларга практикада шартлы батучы белән кирәкле реанимация эшләрен дә күрсәттеләр. Шундый дәресне бу пляжда дежурда торган Казан ш. ОСВОД хезмәткәрләре Казан ш. Гражданнар саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары белән бергә оештырды.

Коткаручылар әйтмешли, гомум алганда суда исерек килеш коена торганнар, җиһазландырылмаган җирләрдә коена торган кешеләр үлә, ә балалар суда шуклык яки ата-ана карамау аркасында һәлакәт була. Коену вакытыннан башлап республиканың сулыкларында 28 кеше үлде, аларның бишесе – балалар. Һәм иң кызганычы шул – авыр минутта зарар күргәнгә бер кеше дә ярдәмгә килә алмый, чөнки законсыз пляжларда коткаручылар посты юк, ә вакыйганың шаһитләре беренче медицина ярдәмен күрсәтү күнекмәләрен гел белми.

Шуңа күрә, МЧС коткаручылары һәм Казан ш. ОСВОД хезмәткәрләре коену вакытында моңа охшаш дәресләрне бергә Казан пляжларында үткәрәчәк һәм бер генә тапкыр түгел; шулай ук су янындагы балалар һәм студентлар савыктыргыч лагерларында да үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International