Яшел Үзән районында эпизоотиягә каршы берләшкән мобиль даими әзерлек отряд белән “Торак пунктта Африка дуңгыз чума чыганагын табуы, локальләштерүе һәм бетерүе” темасына махсус тактик өйрәнүләр булды. Бу зона тикмәгә генә сайланмады, монда дуңгызчылык тупланып тора, шуңа күрә өйрәнүләрдә җирле кешеләр дә, якындагы авыл башлыклары да булган иде.
Өйрәнүләр легендасы буенча Яшел Үзән районының Мизиново т. п. хосусый йортларының берсендә дуңгызларның күпләп уләт очрагы килеп чыкты. МЧС РФ Баш идарәсе берләшкән отрядның бөтен эшләре һәм эпизоотик чыганакта эш алып бару үзенчәлекләре артыннан Татарстан Республикасы буенча МЧС РФ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов, шулай ук Министрлар кабинетының Ветеринария баш идарәсенең башлыгы урынбасары Андрей Никитин һәм Яшел Үзән районының Башкарма комитет җитәкчесе Сергей Егоров карады.
Африка дуңгыз чума авыру проблемасы Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия Федерациясе өчен актуаль. 2007 елдан алып бүгенгә кадәр Россияда бу авыруның 600 артык очрагы теркәлде. Быел Россияда 31 Африка дуңгыз чума авыру очрагы теркәлде.