Ирекле янгын сүндерүчеләрнең саллы ярдәме

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Елның башыннан республиканың иреклеләре янгыннарда өч кешене коткарды һәм янгын сүндерүчеләргә 512 янгынны бетерергә булышты. Узган тәүлек эчендә генә ДПО эшчеләре янгын сүндерүгә алты тапкыр чыкты. Шулай 16 июльдә Чүпрәле районында Матак авылында хосусый бүрәнә мунчаны беренче булып иреклеләр сүндерергә тотынды. 8 минуттан ДПО “Матаки” АЦ-30 цистерна машинасы белән урында булды.

Озакламый аларның ярдәменә тагын бер ДПО «Мочалеи» бүлеге сүндерү өчен ясалган 3,5 тонналы цистерна белән МТЗ-82 тракторында килеп җитте. 8 минуттан иреклеләр янгынны контрольгә алдылар. Һәм янгын урынына килгән ТР буенча ФПС ПЧ-114 бүлеге белән бергә алар янгынны бөтенләй бетерде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. 100 мең сумлык милек коткарылды.

Шул ук көндә Лаеш районында иреклеләр “Волжанка” бакча ширкәтендәге дача өйен сүндерергә чыкты. Бакчачылар белән бергә төп көчләр килгәнче алар янгынны сүндерде. Янгынның алдан сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International