Торак секторда янгыннан саклау дәрәҗәсен күтәрер өчен, янгыннар аркасында материаль һәм социаль югалтуларны киметер өчен Татарстан Республикасының Түбән Кама янгынга каршы отрядының Ульяновка һәм Зур Нөркәй авылларын саклау буенча аерым пост эшчеләре бу авылларда халык арасында профилактик рейд үткәрде.
“Хәтәр төркеме” дип йөртелгән гражданнар категориясенә аерым игътибар бирелә. Моңа күп балалы гаиләләр, фәкыйрьләр, спиртлы эчемлекләрне артык эчүгә һәвәс кешеләр, балалар белән социаль уңышсыз гаиләләр, ялгыз карт кешеләр керә.
1) Газ приборларын кулланганда саклык чараларын үтәгез.
2) Электр челтәренең, электр приборларының төзеклеген һәрвакыт күзәтеп торыгыз.
3) Бер розеткага берничә электр приборларын тоташтырып, электр челтәрен артык йөкләмәгез.
4) Кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз.
Ут белән сак булыгыз!