Россия Федерациясе территориясендә урман янгыннарның күбәйгәне Татарстан Республикасы урманнарында һәм урман паркларында янгын куркынычсызлык хәле турында борчылу өчен бер сәбәп булды. Бертуктаусыз эсселек һәм кеше факторы табигый урыннарда янгыннарның төп сәбәпләре. Шуңа күрә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе янгыннарны булдырмау буенча өстәмә чаралар кабул итте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, үзеннән – үзе кабынып китү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
9 августта С. П. Горбунов ис. Казан авиация заводының «Борисоглебское» аэродром территориясендә “Мин күкне сайлыйм!” еллык авиация бәйрәме булачак. Янгын куркынычсызлыкны тәэмин итер өчен һәм мөмкин гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерер өчен Федераль янгынга каршы хезмәтнең 60 хезмәткәре һәм 12 төп һәм специаль техникасы катнаштырыла, шул исәптән 10 берәмлеге Федераль янгынга каршы хезмәтнең Россия ГТХМ №35 Специаль идарәсенеке һәм 2 техника берәмлеге Федераль янгынга каршы хезмәт 5 нче отрядыныкы.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Казан ш. буенча надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре Совет районы Дербышки авылы янында урнашкан бакча ширкәтләренең кешеләре белән янгын куркынычсызлык чаралары буенча профилактик әңгәмәләр үткәрде. Бакчачылар җыелу сәбәбе – шәһәрдә һәм шәһәр бистәсендә, шул ук исәптән бакчаларда, янгын булуы ешайды. ГТХМ ел башыннан 43 бакча йорты һәм төзелеше януын теркәде.
Янгын профилактикасының төп бурычы – янгын чыгуны булдырмау. Бу бурыч янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәүдән торган техник һәм оештыру чаралар системасы белән чишелә. Аның чишелүе янгын профилактика өлкәсендә администрация җаваплылыгыннан һәм тырышлыгыннан тора. Янгын килеп чыккан вакытта икенче бурыч – янгын нәтиҗәләрен киметү. Ул кеше һәм милек куркынычсызлыгы һәм янгын сүндерү тәэмин итүеннән гыйбарәт.
Узган тәүлек эчендә ирекле янгын сүндерүчеләр һәм янгын бүлек сүндерүчеләре бергә өч янгынны сүндерде, аларның икесен Аксубай районының Иске Ибрай авылы иреклеләре сүндерде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, яшеннән 2 янгын, балалар шуклыгыннан – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 10 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Сәгать 9:18 Петербург ур., 57 йорт адресы буенча урнашкан “Әкият” балалар үзәге янында төтенләнү турында хәбәр килгән иде. Мондый күп кеше сыйдыра торган объектлар өчен автоматик чакыру номеры куела. 3 нче чакыру номеры буенча урынга 10 янгын һәм махсус техника берәмлеге чыкты.