Узган тәүлек эчендә ирекле янгын сүндерүчеләр һәм янгын бүлек сүндерүчеләре бергә өч янгынны сүндерде, аларның икесен Аксубай районының Иске Ибрай авылы иреклеләре сүндерде.
7 августта 20 сәгать 47 минутта ФГКУ «ПЧ 102 ФПС по РТ» бүлегенең элемтә пунктына «Глонасс-112» системасы аша Ерепкино авылында шәхси йортның януы турында хәбәр килде. 20 сәгать 47 минутта ТР буенча ДДС-01 ПЧ-102 ФПС диспетчеры Аксубай янгын саклау гарнизонының көчләрен һәм чараларын һәм ДПК «Старое Ибрайкино» подразделениесен янгын урынына җибәрде.
Ун минуттан соң иреклеләр урында булган иде. Озакламый ТР буенча ПЧ-102 ФПС дежур каравылы да килеп җитте. Бердәм көчләр белән сәгать 21:09 (мск) ачык янгын бетерелде. Йорт стенасы гына янгыннан зарар күрде. Янгын сәбәбе –тәмәке тартканда хуҗа сак булмаган.
Икенче тапкыр ДПК “Иске Ибрай” иреклеләренә янгынга үзенең авылында чыгарга туры килде. Аларның көйле эше аркасында йортны янгыннан коткарып булды. Мунча һәм утынлык түбәләре генә янды. Коткарылган милекнең суммасы – 500 000 сум.