Янгынны кисәтергә җиңелрәк

2014 елның 8 августы, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Казан ш. буенча надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре Совет районы Дербышки авылы янында урнашкан бакча ширкәтләренең кешеләре белән янгын куркынычсызлык чаралары буенча профилактик әңгәмәләр үткәрде. Бакчачылар җыелу сәбәбе – шәһәрдә һәм шәһәр бистәсендә, шул ук исәптән бакчаларда, янгын булуы ешайды. ГТХМ  ел башыннан 43 бакча йорты һәм төзелеше януын теркәде.

Яз һәм җәй вакыты эчендә Казан ш. буенча надзор эшләр бүлеге инспекторлары бакча ширкәтләрендә гражданнар жыелышында барлыгы 189 профилактик әңгәмә үткәрде. Барлыгы 2,5 меңнән артык бакчачы янгын куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International