Бүген 59 кеше, шул исәптән 16 баладан торган Украина Көньяк-көнчыгыш мәҗбүри күченүчеләр группасы “Анапа-Ижау” поезды белән Ростов өлкәсенең Лихая станциясеннән килде. Бу мәртәбә мәҗбүри күченүчеләрнең әйберләре арасында күбрәк өй хайваннары булган иде – читлекләрдә мәчеләр һәм байтак олы бер эт. Казан тимер юл станциясендә качакларны ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре, ТР буенча УФМС, шәһәр администрациясе, ТР буенча МВД һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршы алган иде.
Бүген Идел буе районы надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре яңа уку елы башыннан №35 Казан мәктәбенең янгын куркынычсызлык хәлен тикшерделәр. Хәзерге заман яңа мәктәп бөтен янгын куркынычсызлык таләпләренә туры килә, әмма монда да инспекторлар мәктәптәге әле бара торган ремонт белән бәйле вак бозуларны тапты. Надзор эш инспекторлары әйткәнчә, мәктәпләр янгынга каршы әмәлләрне йөз процентка үтәгән вакытта гына кабул ителәчәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр челтәрне кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Киләсе Россия ярышларына әзерләнер өчен иң яхшы Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге кинологлар Казанда җыелды. Саров, Саратов, Самара һәм Татарстан кинология расчетлары өч көндә көчәйтелгән өйрәнүләр үткәрәчәк. Коткаручылар һәм аларның дүрт аяклы иптәшләре Россия ярышларының бөтен кирәкле этапларын эшкәртәчәк: урынны билгеләү, киртәләр чыгу, тыңлаучанлык, техноген өемнәрдә һәм табигый мохиттә кеше эзләү.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Бүген Ростов өлкәсеннән Казанга поезд белән 64 кешедән торган тагын бер Украинадан мәҗбүри күченүче партиясе килде. Үзара үтерешү сугышы аркасында үз өйләрен ташлап калдырган кешеләр санында 28 бала. Күбесе – 7 яшькә кадәр сабыйлар, имчәкләр дә бар. “Казан-2” тимер юлы вокзалында качакларны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре, шәһәр администрациясе, ТР буенча МВД һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршылады.
Түбән Кама ш. надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре шәһәр читтәге лагерларда танып белү дәресләр үткәрде. Шулай Түбән Кама муниципаль районының “Заря” лагерында янгын куркынычсызлык дәресе үтте. Янгын сүндерүчеләр белән аралашу балаларга шатлык та китерә, янгын куркынычсызлык өлкәсендә белемне дә киңәйтә. Мәктәп һәм шәһәр читтәге лагерлар эшләрен бик кызу алып бара. Түбән Кама ш. надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен бу беренче күрешү түгел. Лагер сменалар ачылу башыннан янгын сүндерүчеләр районның бөтен лагерларында булган диярлек.
Оренбургта узган янгын гамәли спорт буенча XXIII ГТХМ чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы бердәм команда зачетында бронза медален җиңде. Шулай ук Татарстан спортчылары активында шәхси ярышларда өч алтын медаль булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, балалар шуклыгыннан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсзылык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 12 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: яшеннән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.