Янгын профилактикасының төп бурычы – янгын чыгуны булдырмау. Бу бурыч янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәүдән торган техник һәм оештыру чаралар системасы белән чишелә. Аның чишелүе янгын профилактика өлкәсендә администрация җаваплылыгыннан һәм тырышлыгыннан тора. Янгын килеп чыккан вакытта икенче бурыч – янгын нәтиҗәләрен киметү. Ул кеше һәм милек куркынычсызлыгы һәм янгын сүндерү тәэмин итүеннән гыйбарәт.
Татарстан Республикасының Чистай янгынга каршы хезмәт отрядының Зирекле авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре профилактик максаты белән бу көннәрдә Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле участок хастаханә медицина персоналы һәм эшчеләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.