Бүген Ростов өлкәсеннән Казанга поезд белән 64 кешедән торган тагын бер Украинадан мәҗбүри күченүче партиясе килде. Үзара үтерешү сугышы аркасында үз өйләрен ташлап калдырган кешеләр санында 28 бала. Күбесе – 7 яшькә кадәр сабыйлар, имчәкләр дә бар. “Казан-2” тимер юлы вокзалында качакларны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре, шәһәр администрациясе, ТР буенча МВД һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршылады.
Украинадан килгән качакларны автобус белән “Кварт” кунакханәсенә илтеп куйдылар. Анда алар өчен вакытлы яшәү урыннары әзерләнгән иде.
- Ел башыннан бу Украинадан килгән өченче зур группа һәм бу айда беренче, — дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Юрий Венедиктов.