Бүген Идел буе районы надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре яңа уку елы башыннан №35 Казан мәктәбенең янгын куркынычсызлык хәлен тикшерделәр. Хәзерге заман яңа мәктәп бөтен янгын куркынычсызлык таләпләренә туры килә, әмма монда да инспекторлар мәктәптәге әле бара торган ремонт белән бәйле вак бозуларны тапты. Надзор эш инспекторлары әйткәнчә, мәктәпләр янгынга каршы әмәлләрне йөз процентка үтәгән вакытта гына кабул ителәчәк.
Бүгенгә Казанда 185 тән барлыгы 98 уку йортлары кабул ителде, ә республика буенча 1400 уку йортларыннан 614 мәктәп тикшерүне узды. Мәктәпләрдә җитди бозулар юк, бөтен бозулар режимлы характер тота – ремонт аркасында эвакуация планнары эленмәгән, эвакуация юлларында мебель тора, ут сүндергечләре катлар буенча урнаштырылмаган.