Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International