ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Биек биналарда янгынны уңышлы сүндерер өчен янгыннан саклау төзек автоматик системалары һәм катларда тулы комплектлы янгын краннар булуы бик әһәмиятле. Әмма торак милекчеләр ширкәтләренең бөтен җитәкчеләре аларга йөкләнгән бурычларны үтәми һәм янгынга каршы җиһазларның төзеклеген тикшереп тормый.

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт янгын бүлекләренең каравыл башлыклары “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләре арасында иң яхшы каравыл башлыгы” исеменә смотр конкурсында хезмәт эше буенча теоретик һәм физик хәзерлеген күрсәтте. Бүгенге конкурс Казанда ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең спорт өйрәнү комплексы нигезендә булды. Яхшылардан иң яхшысы исеменә гадел ярышта федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең егерме ике вәкиле көрәште.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын,  элетр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

“112” номеры буенча ничек шалтыратып була:

- берәр нинди ашыгыч оператив хезмәт белән бәйләнешкә керер өчен;

- Евросоюзның теләсә нинди илендә;

- кесә яки стационар телефоны, шулай ук таксофон аша;

- тәүлек буе һәм бушка.

Торак сектор (фатирлар, хосусый өйләр, каралтылар) янгын чыгуның һаман иң таралган җирләре булып тора. Статистика буенча янгыннарның гомуми саныннан 80% нәкъ торак фондта. өйдәге янгыннар хәлен стабильләштерү, янгыннарда кеше үлемен һәм җәрәхәтләнүен булдырмау – мондый максатлары белән Яшел Үзән муниципаль районы буенча надзор эшләр бүлегенең инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча ФПС 8 нче отряд хезмәткәрләре бергә түбән янгын тотрыклы өйләр буенча профилактик рейдлар үткәрде.

26 августта “Вишенка” балалар бакчасы бәләкәчләре Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отрядының №56 янгын бүлегенә килде. Алар өчен янгын бүлеге буенча экскурсияне оештырдылар. Коткаручылар нигә ут белән уйнарга ярамаганы турында, ә янгын килеп чыкса, үзеңне ничек тотарга һәм нинди номер җыярга икәнен сөйләделәр. Бәләкәчләр бик күп сораулар бирде. Алар бик куанып янгын киемен киеп һәм көпшәдән су белән атып карадылар. Янгын сүндерүчеләр өйрәнү манарасының өченче катына ничек җитез менгәне аларга кызык булган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 76 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: элетр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 29 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар.  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Иске Чүпрәле авылында Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең  №114 янгын бүлегенең яңа янгын депосы тантаналы хәлдә кулланмага кабул ителде. Шулай ук ТР ГТХМ карамагындагы ТР Эзләү-коткару хезмәтенең зональ эзләү-коткару отряд башлыкларына УАЗ-23632 UAZ Pickup һәм UAZ PATRIOT авария-коткару машиналары бирелде. Әмәлдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Кама Тамагы районы Сюкеево авылына эш буенча барып кайту нигезендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы янгын саклау” Дәүләт казна учреждениесенең аерым постының яңа йортына карарга килде һәм янгын сүндерүчеләргә азрак эш теләде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: элетр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 8 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International