Балалар янгын сүндерүчеләргә кунакка килде: Татарстанда Куркынычсызлык айлыгы бара

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

26 августта “Вишенка” балалар бакчасы бәләкәчләре Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отрядының №56 янгын бүлегенә килде. Алар өчен янгын бүлеге буенча экскурсияне оештырдылар. Коткаручылар нигә ут белән уйнарга ярамаганы турында, ә янгын килеп чыкса, үзеңне ничек тотарга һәм нинди номер җыярга икәнен сөйләделәр. Бәләкәчләр бик күп сораулар бирде. Алар бик куанып янгын киемен киеп һәм көпшәдән су белән атып карадылар. Янгын сүндерүчеләр өйрәнү манарасының өченче катына ничек җитез менгәне аларга кызык булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International