Бүген Иске Чүпрәле авылында Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең №114 янгын бүлегенең яңа янгын депосы тантаналы хәлдә кулланмага кабул ителде. Шулай ук ТР ГТХМ карамагындагы ТР Эзләү-коткару хезмәтенең зональ эзләү-коткару отряд башлыкларына УАЗ-23632 UAZ Pickup һәм UAZ PATRIOT авария-коткару машиналары бирелде. Әмәлдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Республика җитәкчелеге карары буенча бер катлы иске барак янында бөтен таләпләргә туры килә торган хәзерге заман йорт төзелде. Хәзер монда дежур каравыл хезмәткәрләре һәм янгын бүлекнең башка бүлекчәләре генә түгел, ә надзор эшләр бүлегенең хезмәткәрләре дә, ГО һәм ЕДДС белгечләре дә җайлы урнашты.