Конкурс финал этабында республиканың янгын саклау бүлекләре арасында иң яхшы каравыл башлыгы билгеләнде

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт янгын бүлекләренең каравыл башлыклары “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләре арасында иң яхшы каравыл башлыгы” исеменә смотр конкурсында хезмәт эше буенча теоретик һәм физик хәзерлеген күрсәтте. Бүгенге конкурс Казанда ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең спорт өйрәнү комплексы нигезендә булды. Яхшылардан иң яхшысы исеменә гадел ярышта федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең егерме ике вәкиле көрәште.

Казан кешесе лидер булды – ТР буенча ПЧ-28 ОФПС-5 каравыл башлыгы Виктор Кульков. Икенче урынны Түбан Кама кешесе алды, ТР буенча ПЧ-91 ОФПС-1 каравыл башлыгы Юрий Малафеев. Һәм өченче урынны аның якташы җиңде, ТР буенча ПЧ-47 ОФПС-1 карбашы Андрей Семашкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International