Биек биналарда янгынны уңышлы сүндерер өчен янгыннан саклау төзек автоматик системалары һәм катларда тулы комплектлы янгын краннар булуы бик әһәмиятле. Әмма торак милекчеләр ширкәтләренең бөтен җитәкчеләре аларга йөкләнгән бурычларны үтәми һәм янгынга каршы җиһазларның төзеклеген тикшереп тормый.
Шулай 18 августта ТСЖ «Азино-1» хезмәткәрләренең гамьсезлеге Җиңү пр., 184 адресы буенча 19 катлы торак йортның 16 катта килеп чыккан янгынның тиз таратуына китерде. Биек бинаның һәр катта булган янгын краннарны янгынны сүндерер өчен эшләтеп булмады, чөнки алар тулы комплектлы түгел иде – янгын җиңсәләре, тоташтыргыч гайкалар, янгынга каршы су үткәргечендә вентильләр юк иде. Һәм бу, һичшиксез, торак бүлмәдә янгынның бик тиз таралганына китерде. Шундый ялкау ТСЖ җитәкчеләре республикада аз түгел.