Төнлә Лаеш районында Орел авылыннан ерак түгел “Березка” бакча җәмгыятендә ирекле янгын сүндерүчеләр дачаны сүндергән иде. Мич дөрес төзелмәгән аркасында бакча өйе янып китте. Янгын урынына ике кешедән торган Орел авылы башлыгы җитәкчелегендә ДПО “Орел” бүлекчәсе янгын сүндерер өчен эшләнгән ЗИЛ-130 машинасында килде. Килүгә өй эчендә һәм түбәдә ачык яну булган иде, шулай ук янгын 2 метрда торган сарайны да каплады. Эчтә кеше булмаган иде. Иреклеләр ярдәменә каравыл башлыгы җитәкчелегендә 6 кешедән торган ТР буенча ПЧ-119 ФГКУ ОФПС-7 дежур бүлекчәсе килде. Яну мәйданы 45 кв. м. булды.
Буа районында Черки-Бибәй авылында ирекле янгын сүндерүчеләр шәхси мунчаны сүндергән иде. ДПО “Коммуна” килүенә бөтен мунча яна иде. Иреклеләргә җирле халык та булышкан иде. Янгынның алдан сәбәбе – мунча миченең һәм төтен чыга торган юлының төзек булмауы.