Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ көчләре бер үк вакытта ике муниципаль районда кешеләрне эзли

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Лаеш муниципаль районының бердәм дежур-диспетчер хезмәте пультына бүген Комлы Кавалда сәгать 12 дә 2001 елда туган мәктәп укучысы өйдән чыгып китеп югалганы турында хәбәр килде. ГТХМ, ЭЭМ, район администрациясе һәм җирле торучылар көчләре белән бердәм эзләүләр һаман да бара.

Моннан тыш, Тукай районында гөмбә җыерга китеп һәм урманда адашкан 1949 елда туган хатынны икенче көн эзлиләр. Ул 9 сентябрьдә ире белән бергә “Возрождение” бакча ширкәтеннән чыгып киткән иде. Берникадәр вакыт эчендә ир урманнан үзе чыга алды, ә хәтерен югалта торган хатын урманда калды.

Эзләүләрне полиция хезмәткәрләре (5 кеше һәм 1 техника берәмлеге) һәм №6 эзләү-коткару отряды коткаручылары белән ике кинология бүлекчәсе (10 кеше һәм 2 техника берәмлеге) алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International