Казакъстанда янгын-коткару спорт буенча Х нчы юбилей дөнья чемпионаты узды. Россия җыемлыгы гомуми нәтиҗәдә өченче урынны алды. Бронза приз алучылар арасында шулай ук ике Татарстан Республикасы вәкиле катнашты — Алексей Кузнецов һәм Константин Курганский. Алар шәхси беренчелектә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Дөнья чемпионаты Алматы шәһәрендә 6 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр утте. Константин Курганский штурм баскычы белән өйрәнү манарасына менүдә иң көчле җиңүче исемен тагын бер тапкыр раслады. Шәхси нәтиҗәдә бу алтын бүләк татарстан атлеты карьерасында инде өченче булды. Гомуми нәтиҗәдә беренче урынны Беларусия Республикасы алды, икенче урынга Чехия вәкилләре басты.