ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 7 ноябре өчен хакыйкый мәгълүматлар

2015 елның 24 июленнән 16 августка кадәрь үтәчәк Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты стартына әзерләнү нигезендә Казанда тикшергеч ярышлар уздырыла һәм аларның куркынычсызлыгын шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре тәэмин итә. 
5 ноябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Олы Ключи авылында янгын булды. Зур Урамдагы бер шәхси мунчадагы утны күршеләр күрде. Берничә минуттан соң вакыйга урынына автоцистерна килеп җитте. Кинәт исә торган җил аркасында 5 метр арадыга булган торак йортка янгын күчүе куркынычлыгы булган иде. 
Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең Беренче отряды секретарь-машинисткасы Лилия Сафина “Мисс Россия ГТХМ-2014” конкурсында “Иң гүзәл һәм сөйкемле” исемен җиңде. Россия дәрәҗәсендә хөрмәтне җиңер алдыннан Лилия кыюлык белән ике башлангыч баскычларны үтте – “Мисс Татарстан ГТХМ” һәм “Мисс ГТХМ ПФО”.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны дөрес монтажламау – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау – 2 янгын, ут төртү – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башкалар – 1 тапкыр, томан эчендә югалган көймәдә булган балыкчыларны коткарырга – 1.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре Серго исемендәге завод территориясендә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Цехның 14 нче агач участогында янгын турында сигнал “01” хезмәтенә иртәнге сәгать уннарда килде. ПЧ-34 аерым посты дежур расчеты чакыру урынына беренче килде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр.


31
октябрь, 2014 ел
җомга

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 31 октябренә хакыйкый мәгълүматлар

Көзге мәктәп каникуллары алдыннан ГТХМ хезмәткәрләре балаларга тагын бер тапкыр нечкә көз бозы өстендә куркынычсыз тәртип тоту һәм янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Мәктәп каникуллары вакытында куркынычсыз тәртип тоту буенча белем үстерә торган дәрескә өченче сыйныф укучылары Казан ш. 35 нче урта мәктәбенең мәгълүмат үзәгендә җыелды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә федераль министрлыкларның җитәкчеләре белән берничә очрашу уздырды: РФ спорт министры Виталий Мутко белән, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән һәм ГТХМ җитәкчесе Владимир Пучков белән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International