5 ноябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Олы Ключи авылында янгын булды. Зур Урамдагы бер шәхси мунчадагы утны күршеләр күрде. Берничә минуттан соң вакыйга урынына автоцистерна килеп җитте. Кинәт исә торган җил аркасында 5 метр арадыга булган торак йортка янгын күчүе куркынычлыгы булган иде. Ләкин иреклеләр тиз һәм белемле эшләгәнгә янгынны туктатып булды. Озакламый аларның ярдәменә “Мендель” аерым посты һәм ТР буенча ОФПС-8 53 янгын бүлеге ярдәме җитеште.
Янгын нәтиҗәсе буларак, мунчаның 15 кв. метрда булган түбә аратасы гына зыян күрде. Коткарылган милек суммасы 200 000 сумга якынлаша.