Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә федераль министрлыкларның җитәкчеләре белән берничә очрашу уздырды: РФ спорт министры Виталий Мутко белән, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән һәм ГТХМ җитәкчесе Владимир Пучков белән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков очрашуында республика халкы гомеренең куркынычсызлык системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер уртаклашынды. “Татарстанда күп зур әмәлләр үткәреләчәк. Шуңа күрә бүлекчәләрне тулысынча коралландыру һәм шәхси составны хәзерләү буенча без өстәмә чаралар күрәбез”, — диде Владимир Пучков.