Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре Серго исемендәге завод территориясендә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Цехның 14 нче агач участогында янгын турында сигнал “01” хезмәтенә иртәнге сәгать уннарда килде. ПЧ-34 аерым посты дежур расчеты чакыру урынына беренче килде. Шул вакытка цех эшчеләре урамга эвакуацияләнде. Эчтә ике кеше калганы турында мәгълүмат килде. Янгын сүндерүчеләр ГДЗС звеносын кордылар һәм разведкага киттеләр. Килгән ТР буенча ОФРПС- 8 ПЧ-34, ПЧ-52, Яшел Үзән фанер заводы, ПФМК һәм 53 нче янгын бүлекнең өстәмә көчләре бинаның тулы периметры буенча таралды. Өйрәнүләрнең оештыручыларының фикеренчә, гарнизон хезмәткәрләре белемле, үзара килешеп эшләнгән хәрәкәтләрне күрсәтте һәм бирелгән мәсьәләне уңышлы үтәде.