Көзге мәктәп каникуллары алдыннан ГТХМ хезмәткәрләре балаларга тагын бер тапкыр нечкә көз бозы өстендә куркынычсыз тәртип тоту һәм янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Мәктәп каникуллары вакытында куркынычсыз тәртип тоту буенча белем үстерә торган дәрескә өченче сыйныф укучылары Казан ш. 35 нче урта мәктәбенең мәгълүмат үзәгендә җыелды. ГТХМ вәкиле балаларга аңлаешлы итеп кышкы уеннар ишегалдындагы боз мәйданларында яисә спорт комплексларның капланган шугалакларында гына куркынычсыз, ә сулыкларның ныгаймаган бозына чыгарга хәзер куркыныч дип аңлатты.