Бүген Лаеш районы Комлы Кавал бистәсе янында Казан эзләү-коткару отрядының десант хәзерләнүләре үтте. Барлыгы чикләнгән урынга уннан артык төшү булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 3 кеше коткарылган.
Россия ГТХМ Татарстан оешмалары белән бергә төзелә торган идарәчелекнең пилотсыз авиация үзәгеләре өчен пилотсыз очкычлар җитештереп чыгарырга планлаштыра. Владимир Пучков сүзләренчә, бүгенге көнгә РФ ГТХМ Россия регионнарында пилотсыз авиация үзәгеләре төзелә, аларның берсе Казанда да ачылачак. “Иң яхшы ватан программалары коткару хезмәтләренең җиһазларында булырга тиеш”, - дип ассызды Владимир Пучков.
Елның башыннан республика иреклеләр янгын сүндерүчеләргә 70 янгынны сүндерергә ярдәм итте. Шул ук вакытта янгында бер кешене коткардылар. Биектау районында ОРлы Битаман авылында ДПО эшчеләре шәхси йортны һәм сарайны сүндерделәр. Янгынның алдан сәбәбе – электр җиһазын (генераторны) техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү. Коткарылган милекнең алдан суммасы 1 млн. сум.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 4 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.