Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 6 янгын, ут төртүдән- 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.