Моны Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эш киңәшмәсендә Россия ГТХМ Министры Владимир Пучков әйтте. Очрашу вакытында регион халыгының гомер иминлеге системасын үстерү буенча хәзерге заман юллары һәм регионны хәзерге заман янгын-коткару техникасы һәм җиһазлары белән өстәмә тәэмин итү, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең эш эффективлыгын киләсе елларга планлаштырылган проектларны тормышка ашыруда күтәрү буенча сораулар турында фикерләр уртаклашылды.