Берничә янгын бүлекчәләре практикада янгын сүндерүне һәм кешеләр эвакуацияләүен эшкәртер өчен тревога сигналы буенча Минзәләдә районның Мәдәният йортына килеп җитте. План буенча янгын тамаша залында яктырта торган техниканың кыска ялганышы аркасында килеп чыкты. Шулай ук иминлекне тәэмин итер өчен Мәдәният йортына горгаз, электр челтәрләре хезмәтләре, ашыгыч ярдәм бригадасы һәм полиция хезмәткәрләре тартылды. Барлыгы янгын-тактик өйрәнүләрдә 15 нче отрядның ПЧ-122 шәхси составының 19 кешесе һәм 4 берәмлек янгын техникасы катнашты.