Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы Игорь Паньшин 21 сәгать 30 минутта янгын сүндерелгәне һәм сибү дәвам ителгәне турында хәбәр итте. Кешеләр өемнәр астында калу мөмкинлеге мәгълүматы бар. Объектта күп төзәтелмәгән янгын иминлек таләпләрен бозулары булган. Янгынның сәбәбе электротехник дип чамалана.
21 сәгать 30 минутта янгын сүндерүчеләр “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгынны бетерә алдылар. Хәзер вак янгын чыганакларын бетерер өчен төзелешләрне сибү бара. 305 кеше һәм 76 берәмлек техникадан (шул исәптән ГТХМ нан 194 кеше һәм 42 берәмлек техникадан) торган көчләр һәм чаралар группасы элеккечә эзләү-коткару операциясен үткәрү урынында тора.
Янгын урынында, зяын күрүчеләр илтелгән дәвалау оешмаларында 11 психологның, шул исәптән Россия ГТХМ нан бишесенең эше оештырылган. Психологлар 17 информацион-психологик ярдәм, 2 шәхси психологик ярдәм күрсәткән.
Хәзергә “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгынны сүндерүдә инде өч вертолет, 300 гә якын кеше, 70 тән арты берәмлек техника, “Юдино” тимер юлы станциясенең идарәле янгын сүндерү поезды эшләтелгән. Роспотребнадзор белгечләре атмосфера һавасының хәле мониторингын үткәрә.
Сәгать 15 тән һәлакәт урынында Россия ГТХМ МИ-8 вертолеты эшли. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә барлыгы 265 кеше, 72 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 159 кеше, 40 берәмлек техника тартылган. Гомуми җитәкчелек өчен Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы И. В. Паньшин җаваплы.
8 (843) 227-45-63 кайнар линия телефоны буенча бүген Казанда “Адмирал” сәүдә үзәге территориясендә булган янгынның зыян күрүчеләре турында белешергә ярый.
14 сәгать 30 минутка “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын мәйданы чама белән 4000 кв. метр тәшкил итә. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар ачыклана.
Казан шәһәре, Кл. Цеткин ур., 8 адресы буенча урнашкан “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын турында хәбәр 12 сәгать 54 минутта килде. Янгын сәүдә күшәгенең беренче каты буенча 100 кв. метр мәйданында җәелә.
Бүген Казан эзләү-коткару отрядының коткаручысына, Назим Мураевка, ММЧ вәкилләренә боз астына төшеп киткән вакытта ничек үзеңне коткарырга икәнне ачык итеп күрсәтер өчен берничә тапкыр Казансуның салкын суына чумарга туры килде. “Күрсәтмә” нигезендә шартлы зыян күрүчене судан шулай ук коткаручылар һава күпчеге көймәсе һәм гади көймә ярдәмендә һәм шулай ук шаһитләр ярдәмендә чыгардылар.