2015 елның 12 нче мартында һава шартлары (уңай һава температурасы) аркасында Мамадыш муниципаль районында Кама елгасы аша Соколка т. п. - Яңа Кама Аръягы т. п. машруты буенча боз кичүе ябылган.
Россия Федерациясе янгын сүндерүчеләренең 377 еллыгына багышланган «Батырлык Кубогы» «Батыр» боз аренасында чын геройларны җыйды. Көрәштә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе (Казан), Көньяк-Көнчыгыш җыелма командасы (Әлмәт), Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе (Уфа) һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннарыннан торган Татарстан Республикасы ТРО ВДПО җыелма командасы (Байлар Сабасы авылы) катнашты.