Бүген Яшел Үзән янгын саклау гарнизонының гыйбадәт урыннарында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында үлүчеләрне хөрмәтләп искә алуны үткәрделәр. Үлүчеләрнең берсе – ГТХМ хезмәткәре. Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы отряд бүлекләренең ветераннары һәм эшли торган хезмәткәрләре үзләренең хезмәттәше һәм барлык үлүчеләр өчен дога укырга килделәр.