Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 16 мартына хакыйкый мәгълүматлар
ГТХМ сынау янгын лабораториясе белгечләре өемнәрне сүткән урында эшен дәвам итәләр. Бүгенгә 24 кешедән торган тикшерү-оператив группасы эшли: 6 суд эксперты, 6 ГТХМ тикшерүчесе һәм 12 тикшерү комитеты кешесе.
Барлыгы 708 үзбушаткыч җимерелгән төзелешләр алып чыгарылган (8 035 кубик метрга якын). Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 1 051 кеше, 187 берәмлек техника (шул исәптән 585 кеше һәм 74 берәмлек техника ГТХМ нан) тартылган. 17 психолог тартылуы планлаштырыла.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 16 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 4 кеше коткарылган.
Коткаручылар “Адмирал” сәүдә үзәгенең җимерелгән төзелешләренең яртыдан артык территориясен өемнәрдән чистарткан. 2015 елның 16 нчы мартында психологик ярдәм күрсәтер өчен 19 психологны тартырга планлаштырыла. “Кайнар линия” телефонына 624 чакыру килгән.
15 нче мартның сәгать 18 нә авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләргә 1 040 кеше һәм 177 берәмлек техника (шул исәптән 585 кеше һәм 74 берәмлек техника ГТХМ нан) тартылган. 502 үзбушаткыч җимерелгән төзелешләр чыгарылган.
Бүген туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костинны соңгы юлга озаттылар. Гражданнар җеназасына Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин, ТР Беренче Премьер-министр урынбасары Алексей Песошин, ТР буенча РФ ГТХМ БИ башлыгы Рафис Хәбибуллин, Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМ ның эллеккеге хезмәттәшләре һәм хәзер эшли торган хезмәткәрләре килде.
ГИМС хезмәткәрләре техник тикшерүләр үткәрделәр һәм аларның нәтиҗәләре буенча дүрт боз кичүенең дүртесен дә ябарга карар ителде.
7 сәгать 20 минутта Мәскәүдән 9 кешедән һәм 2 берәмлек техникадан торган Россия ГТХМ Аерым хәтәр коткару операцияләрен үткәрү буенча «Лидер» үзәге коткаручылары килеп җитте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка чакырулар буенча – 13 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын.