ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнә. Татарстан коткаручыларының җитәкчесе 50 яшьне узган спортчылар өчен су полосы буенча дөнья чемпионы исеменә көрәшә торган “Динамо-Мастерс” җыелма төркеме составында чыгачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.   


3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Су спорт төрләре дөнья чемпионатында 27 метрлык манарадан суга сикерү буенча ярышлар башланды. Бу күбрәк хай-дайвинг дип таныла торган ярышлар чемпионатта иң тамаша, ләкин җәрәхәтләнү мөмкинлеге дә югары. “Казансу” объектында ярышларның иминлеген тәэмин итер өчен Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 25 су астында йөзүчесе тартылган. Шулай ук кизүдә акватория буенча ГИМС Үзәгенең, ә җирдә Күзәтү эшләре идарәсенең һәм Федераль янгынга каршы хезмәтенең бүлекчәләре тора.

Бүген Россия ГТХМ да Министр Владимир Пучков җитәкчелегендә тематик селектор киңәшмә булды. Ул милек формаларына карамастан белем бирү оешмалары яңа уку елына хәзерләнүгә багышланган. Казанда селектор эшендә Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.  


1
август, 2015 ел
шимбә

Су спорт төрләре чемпионатының кунаклары сабан бәйрәмен үз күзләре белән күрсен, хәтта катнашыр өчен ел саен Казанда үтә торган Сабантуй бәйрәмен быел гадәттәгечә вакыттан соңрак үткәрелдәр. Сабантуй үткәрү вакытында гадәттән тыш идарәсе хезмәткәрләренең төп бурычы – янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында иминлек тәэмин итү. Зур чаралар үткәрү урыннарында янгын һәм коткару техникасы, шулай да Казан янгын һәм коткару гарнизонының шәхси составы урнаштырылды. мөмкин гадәттән тыш хәлләргә вакытыңда җавап бирү максаты белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС оператив төркеме вакыйга урыннан видеоконференция элемтәсендә торган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.   

Россия ГТХМ 25 еллыгы, Татарстан ГТХМ 20 еллыгы һәм FINA Дөнья чемпионаты Казанда гадәттән тыш идарәсе өчен быел өч әһәмиятле вакыйгага кушылды. Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге инспекторлары, шулай да Татар региональ ВДПО бүлеге һәм Казанның ОСВОД вәкилләре FINA паркына килүчеләр өчен бер культура программасын әзерләделәр. Бәйрәм “Кышкы уинверсиада – Красноярск 2019” чатыр экспозициясе янында җәелдерелде.


31
июль, 2015 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.   


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Су спорт төрләре сараеның иминлеген тәэмин итә торган Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү идарәсе хезмәткәрләре “Чемпионат иминлеге өчен!” акциясе эстафетасын кабул иттеләр. ГТХМ ның хезмәткәрләре объектның иреклеләре белән янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшерер өчен, аларның белемен һәм гадәттән тыш хәл барлыкка килгән вакытта әзер булуларын тикшерер өчен очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International