Татарстан Республикасы ГТХМ коткаручылары хай-дайвинг буенча ярышларда катнашучыларны иминләштерәләр

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген Су спорт төрләре дөнья чемпионатында 27 метрлык манарадан суга сикерү буенча ярышлар башланды. Бу күбрәк хай-дайвинг дип таныла торган ярышлар чемпионатта иң тамаша, ләкин җәрәхәтләнү мөмкинлеге дә югары. “Казансу” объектында ярышларның иминлеген тәэмин итер өчен Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 25 су астында йөзүчесе тартылган. Шулай ук кизүдә акватория буенча ГИМС Үзәгенең, ә җирдә Күзәтү эшләре идарәсенең һәм Федераль янгынга каршы хезмәтенең бүлекчәләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International