Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты, шулай да Кама Тамагы муниципаль районында берничә иҗтимагый объектлар төзелешен тикшереп карады. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов озата бардылар.
Бүген Казансу елгасында “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионаты ярышында спортчыларның 3 километрлы аралыкта йөзүләре үтте. 9 яшь төркемнәренә бүленгән 380 спортчы стартка 20 минут саен чыктылар. Иминлекне 182 кеше һәм 19 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 18 йөзү чарасында 51 кеше тәэмин итте.
Һәр көне ГИМС инспекторларыннан, Россия ГТХМ Казан Эзләү-коткару отрядының коткаручыларыннан һәм ЭЭМ хезмәткәрләреннән торган күчмә патруль экипажлар кизүгә баса. Аларның төп бурычы – кече көймәләрне йөртү һәм суда тәртип тоту кагыйдәләрен үтәмәүне булдырмаска. Ә Казансу елгасының өлешендә Восстание – Дербышки аралыгында 799 нчы километрында тимер юлы күпереннән алып агым буенча аска Лагерная – Казан (Киров дамбасы) аралыгында 13 нче километрында тимер юлы күперенә кадәрь тыю гамәлгә кергәннән соң 129 кече көймә хәрәкәте туктатылды.
28 нче июльдән 5 нче августка кадәрь ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең хезмәткәрләре һәм штатта булмаган коткаручылар белән бергәләп “Суда иминлек” акциясенең чираттагы этабы уздырылган. коткаручыларның төп көчләре Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иминлеген тәэмин иткән вакытта районнарда аларны штатта булмаган коткаручылар алмаштырды. Алар ГТХМ хезмәткәрләренә су объектларында иминлек тәэмин итүгә юнәлгән профилактик акцияләр оештырып уздырырга ярдәм итәләр. 4 нче августка зур сулыклар һәм елгаларга чыгышы булган муниципаль берәмлекләрнең бөнесендә диярлек 3 527 кешене каплаган акция уздырылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 5 кеше коткарылган, шуларның 1 бала.
Радиация һәм химия контроле белгечләре җәйнең иң мөһим вакыйгасының иминлеген тәэмин итер өчен һәр көне кизүдә тора. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күчмә радиация һәм химия мониторингы комплексларының экипажлары су чемпионатының өч объектларында урнаштылар – “Олимп” һәм “Оргсинтез” өйрәнү бассейнларында һәм ачык суда йөзү буенча һәм иң экстремаль хай-дайвинг су спорт төре буенча ярышлар узган Казансу елгасының яр буенда. ГТХМ хезмәткәрләре кизүләрен «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча XVI нчы дөнья чемпионаты вакытында да дәвам итәчәкләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ның ГИМС Үзәге инспекторлары, Татар региональ ВДПО бүлегенең һәм Казан ОСВОД ының вәкилләре Россия ГТХМ ның 25 еллыгында халыкка иминлек культурасын татаратырга дәвам итә. Бүген ГТХМ хезмәткәрләре үзләренең махсус культура программасы белән Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының хай-дайвинг буенча ярышлар иң күп кеше килә торган объектына килеп балалар һәм аларның ата-аналары өчен чын иминлек бәйрәмен оештырдылар: музыка, күңелле конкурслар, шарлар һәм бүләкләр белән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.