Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашырга әзерләнә. Татарстан коткаручыларының җитәкчесе 50 яшьне узган спортчылар өчен су полосы буенча дөнья чемпионы исеменә көрәшә торган “Динамо-Мастерс” җыелма төркеме составында чыгачак.
- Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң 24 ел узып киткәч, миңа дөнья чемпионы исеменә ярышырга мөмкинлек килеп чыкты, - диде Илһам Насыйбуллин.